«Безнең министрлык һәрвакыт реформаларның башында тора. Һәм нәкъ менә министрлык коллективының югары профессиональлеге, зур хезмәт сөючәнлеге һәм бердәмлеге нәтиҗәсендә Татарстан Республикасының икътисадый һәм социаль үсешенең катлаулы һәм күпкырлы бурычларын хәл итүдә уңышлы һәм нәтиҗәле катнаша.
Министрлыкта эшләү-бик яхшы мәктәп, ул күпьяклы һәм тирән профессиональ белем генә биреп калмыйча, оештыру күнекмәләрен дә үстерә, төрле яклап шәхси үсеш өчен мөмкинлекләр бирә. Безнең министрлыктан чыккан күп кенә кешеләр республиканың дәүләт идарәсе органнарында, предприятиеләрдә һәм оешмаларда җитәкче урыннарны уңышлы алып торулары очраклы түгел.»
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры
А.Р.Кадыйров
Республика хакимият органнарында гамәлгә ашырыла торган Кадрлар сәясәте югары профессиональ кадрлар составын формалаштыруга юнәлдерелгән. Республиканың дәүләт хезмәтендә хезмәткәрләрнең потенциалын максималь ачу һәм аларга һөнәри һәм карьера үсеше мөмкинлекләре бирү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча даими эш алып барыла.
Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында барлык кирәкле мәгълүмат сезнең уңайлы булсын өчен түбәндәге бүлекләрдә тупланган.
«Хезмәткә керү» сылтамасы буенча квалификация таләпләре, конкурс процедуралары, игълан ителгән конкурслар, Кадрлар резервы һ.б. турында мәгълүмат алырга була.
«Хезмәт узу» бүлегендә сыйныф чиннарын бирү тәртибе, аттестация, хезмәт культурасы, бүләкләр һ. б. турында мәгълүматлар тупланган.