Министрлык эшчәнлеген матди-техник, транспорт белән тәэмин итү планнарын аның ихтыяҗларын өйрәнү нигезендә эшли;
матди кыйммәтләрне сатып алуны, китерүне һәм кабул итүне, аларны гамәлдәге техник нормалар һәм инструкцияләр нигезендә саклауны гамәлгә ашыра;
биләнә торган биналарны арендалау, эчке элемтә системаларына техник хезмәт күрсәтү, янгын сигнализациясе, оргтехника, автотранспортны арендалау буенча килешүләр әзерләүне гамәлгә ашыра;
җылыту, электр яктырту, су үткәрү, канализация системаларының авария хәлләрен бетерү буенча кирәкле чаралар күрә;
бинаны агымдагы һәм капиталь ремонтлау планнарын эшли, биналарга ремонт ясауны оештыра;
министрлык үткәрә торган барлык чараларны да хуҗалык һәм транспорт хезмәте күрсәтүне оештыруны тәэмин итә;