-
ихтыяҗлыкны исәпкә алу нигезендә Министрлык эшчәнлеген материаль-техник яктан һәм транспорт белән тәэмин итү планын эшли;
-
материаль байлыкны сатып алу, кайтару һәм кабул итү, аларның гамәлдәге техник норма һәм инструкциядәгечә сакланышы өчен җавап бирә;
-
бинадагы алынган урынны арендалау, эчке элемтә системаларын техник яктан карап тору, пожар сигнализацияләре, оешма техникасы, автотранспортны арендалау буенча шартнамәләр әзерләүне башкара;
-
Министрлыкта килеп чыккан канализация, су торбалары, электр белән тәэмин итү, җылыту системаларында авария очракларында вакытында тиешле чаралар күрә;
-
бинада көндәлек һәм капиталь ремонт эшләрен башкару планын эшли, бина эчендә төзәтү эшләрен оештыруны тәэмин итә;
-
Министрлык тарафыннан үткәрелгән чараларны хуҗалык һәм транспорт чаралары белән тәэмин итүне оештыра;
-
бүлек эшчәнлеге сораулары буенча башка министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар белән үзара хезмәттәшлек итә.